Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 95 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 15 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 382 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 248.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 13 халыкара рейслар. 2601 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2158 кеше килгән.
9 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан. Температура: -15 - -20 градус.