Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Салехардка рейс ача

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

 

“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе 16 нчы гыйнвардан Салехардтан Перьмгә,  Казанга һәм Ханты-Мансига авиамаршрутлар ача.

Дүшәмбе көннәрендә Казан-Пермь-Салехард һәм Салехард – Пермь - Ханты-Манси маршрутлары буенча очышлар башкарылачак. Һава судносы Казаннан Салехардка 07:00 сәгатьтә очачак, билет бәясе 8090 сум. Пермьнән Салехардка очкыч 11:00 сәгатьтә кузгала, билет бәясе 5 730 сум.

Салехардтан Пермьгә очыш 14:20 сәгатьтә башкарыла, билет бәясе 5730 сум. Салехардтан Ханты-Мансига 14:20 сәгатьтә, билет бәясе 10 887 сум.

Шимбәгә Ханты-Манси – Пермь - Салехард һәм Салехард-Пермь-Казан маршрутлары буенча рейслар планлаштырылган. Ханты-Мансидан Салехардка очыш 09:15 сәгатьтә, билет бәясе 10 887 сум. Пермьнән Салехардка 12:00 сәгатьтә, билет бәясе 5 730 сум.

 Салехарда Казанга очкыч 15:20 сәгатьтә кузгала, билет бәясе 8090 сум. Салехардтан Пермьгә 15:20 сәгатьтә, билет бәясе 5 730 сум.

Рейслар CRJ-200 һава судноларында башкарылачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International