Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 105 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 374 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 278.

 

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 2590 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2083 кеше килгән.

 

10 нчы гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан, бозлавык. Температура: -12 - -17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International