2017 нче елда Чуаш һәм Удмурт Республикалары, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре буенча шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар үзгәрде

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

 

Чуаш Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 14 декабреннән 513 нче номерлы карары нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә бер ун чакрымлы зонага тариф 30 сум билгеләнә.

Удмурт Республикасы энергетика, торак-коммуналь хуҗалык һәм тарифларны дәүләти җайга салу министрлыгының  2016 елның 20 декабреннән 26/102 нче номерлы боерыгы нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә беренче ун чакрымлы зонага тариф 25 сум билгеләнә, һәр киләсе чакрым өчен тариф 2,5 сум тәшкил итә.

Пермь крае Тарифлар буенча региональ хезмәтенең 2016 елның 20 декабреннән 23 нче номерлы карары нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тариф билгеләнә.

Свердловск өлкәсе Төбәк энергетика комиссиясенең 2016 елның 13 декабреннән 186-ПК номерлы карары нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тариф билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International