2016 елда “Бигеш” аэропорты пассажирлар агымын 4% арттырды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елның 25 декабрендә “Бигеш” халыкара аэропорты үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей елы уңышлы булды һәм мөһим вакыйгалар белән истә калды: беренчедән, аэропорт федераль әһәмияттәге аэропортлар исемлегенә кертелде, икенчедән, “Россия һава капкалары” 2 нче милли премиясенең “Россиянең иң яхшы аэропорты” номинациясендә пассажирларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүгә иреште.

Бүгенге көндә Кама аръягы халкы ешрак һава транспортына өстенлек бирә, “Бигеш” халыкара аэропортында пассажирлар артуы шуны дәлилли. 2016 елда пассажирлар агымы 380 997 кеше тәшкил иткән, бу 2015 ел күрсәткеченнән 4% ка югарырак. 2016 ел нәтиҗәләре буенча йөк әйләнеше 35% ка арткан һәм 500 333 кг тәшкил иткән.

2016 ел нәтиҗәләре буенча иң зур пассажирлар агымы түбәндәге юнәлешләрдә теркәлгән: Мәскәү (310 157 пассажир), Истанбул (22 026 пассажирлар) һәм Сочи (11 260 пассажир).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International