Нократ Аланы шәһәрендә 2016 нчы елда “Содружество” АҖ хезмәт күрсәткән 10 миллионынчы пассажирны сәламләделәр. Пассажирлар агымы буенча оператив күрсәткечләргә караганда Венера Нәҗипова 10 миллионынчы пассажир булган. Күп еллар инде ул көн саен Ямное станциясеннән Нократ Аланына эшкә йөри. Шуңа күрә бүләк - абонемент билеты алу өчен сертификат – бик файдалы булып чыкты. Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләр барысы да җирле иҗат коллективлары катнашында концерт программасын карый алдылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 10 миллионынчы пассажирга “Содружество” компаниясенең барлык бүлекчәләренең җайга салынган сыйфатлы хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.