ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе яңа юнәлешләргә старт бирә. Шулай итеп, җомга көнне 20 нче гыйнварда очышлар челтәрендә Казан-Сургут-Казан маршруты барлыкка киләчәк

Республика юлларында 430 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 301.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Содружество” АҖ 20 нче гыйнварда “Будь мобильным с приложением “Пригород” акциясе уздыра. Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында 15.00-17.00 сәгатьтә компания хезмәткәрләре теләк белдерүчеләргә әлеге кушымтаны тоташтырырга һәм аның ярдәмендә билет сатып алырга булышачаклар. 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 83 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 453 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән. 

20 нче гыйнварда “Содружество” ААҖ кайбер шәһәр яны поездларында Пассажирлар көне үткәрәчәк.

Республика юлларында 252 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 129.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

19 нчы гыйнварга кадәр “Уңышлы сишәмбе” акциясе кысаларында “Федераль пассажир компаниясе” АҖнең 2017 нче елның 19 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр китүче кайбер поездларының купе вагоннарындагы өске урыннарына махсус бәяләр гамәлдә булачак. 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 441 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән. 

2016 нчы елда Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләреннән ерак арага йөрүче һәм шәһәр яны поезларында 9 млн 114 мең пассажир җибәрелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International