16 нчы гыйнвардан кайбер шәһәр яны поездларының элегрәк гамәлдән алынган тукталышлары сакланган.
Әйтик, 6677, 6678, 6751, 6752 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы-Ижевск шәһәр яны поездлары 49 нчы чакрымда тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк. 6522, 6521, 6524, 6523 нче номерлы Янаул-Чернушка-Янаул шәһәр яны поездлары 1283 нче чакрымда тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк. 6572, 6575, 6574, 6571 нче номерлы Красноуфимск-Дружинино-Красноуфимск шәһәр яны поездлары 1441 нче чакрымда тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк.
23 нче гыйнвардан пассажирлар булмау сәбәпле түбәндәге тукталышлар гамәлдән алына:
- 6677, 6678, 6751, 6752 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы-Ижевск поездлары өчен 46 нчы чакрымдагы тукталыш;
- 6454/6453, 6456/6455, 6878/6877, 6880/6879 нчы номерлы Ижевск-Балезино-Ижевск поездлары өчен 49 нчы чакрымдагы тукталыш.