Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Яңа Уренгой һәм Сургут шәһәрләренә яңа маршрутлар ача

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе яңа юнәлешләргә старт бирә. Шулай итеп, 20 нче гыйнварда җомга көнне очышлар челтәрендә Казан-Сургут-Казан маршруты барлыкка киләчәк, авиабилетның бәясе бер якка 5 730 сум тәшкил итәчәк. 6 нчы февральдән рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә.

1 нче февральдән чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казан-Яңа Уренгой-Казан юнәлеше старт алачак, авиабилетлар бәясе 5 730 сум тәшкил итәчәк.

Рейслар CRJ-200 һава судларында башкарыла. Авиабилетларны авиакомпаниянең рәсми сайтында uvtaero.ru сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 8 (843) 260-15-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International