Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 119 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 430 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 301.

 

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 11 халыкара рейслар. 2027 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2182 кеше килгән.

 

20 нче гыйнварда Татарстанда болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, юеш кар, урыны белән буран, җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -1 - -6 градус. Юлларда бозлавык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International