Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 252 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 129.

 

Казан аэропортыннан 52 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 7 халыкара рейслар. 2140 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2027 кеше килгән.

 

19 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -7 - -12 градус, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International