“Содружество” АҖ 20 нче гыйнварда “Будь мобильным с приложением “Пригород” акциясе уздыра

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Содружество” АҖ 20 нче гыйнварда “Будь мобильным с приложением “Пригород” акциясе уздыра. Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында 15.00-17.00 сәгатьтә компания хезмәткәрләре теләк белдерүчеләргә әлеге кушымтаны тоташтырырга һәм аның ярдәмендә билет сатып алырга булышачаклар.

Акциядә катнашучыларны бүләкләр көтә. Аерым алганда, “Пригород” мобиль кушымтасы аша билет алган беренче йөз пассажирга бүләкләр тапшырылачаклар. Шулай ук әлеге мобиль кушымтага тоташучы барлык пассажирлар реаль вакытта лотерея уйнатуда катнаша алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International