18 нче гыйнварда республика юлларында 453 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 83 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 453 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Гыйнварның 18 көне эчендә республикада 153 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 14 кеше һәлак булган һәм 211 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International