20 нче гыйнварда “Содружество” ААҖ кайбер шәһәр яны поездларында Пассажирлар көне үткәрәчәк:
- 6102 нче номерлы Канаш-Казан поезды (Канаштан 08.20 китә, Чешлама станциясенә 09.24 килә);
- 6365 нче номерлы Казан-Албаба поездында Казан-Свияжск участогында (Казаннан 13.50 китә, Свияжскига 15.05 килә);
- 6522/6532 нче номерлы Янаул-Чернушка поездында маршрут буйлап (Янаулдан 05.10 китә, Чернушка станциясенә 05.45 килә);
- 6364 нче номерлы Ижевск-Воткинск поездында маршрут буйлап (Ижевскидан 15.05 китә, Воткинскига 16.46 килә);
- 6404 нче номерлы Казан-Арча поездында маршрут буйлап (Казаннан 08.15 китә, Арчага 09.54 килә).
Шулай ук Казан-1 шәһәр яны вокзалы бинасында (15.00-17.00 сәгатьтә) шәһәр яны пассажир комплексының эшләве буенча сораулар бирергә яки теләкләрне калдырырга мөмкин.
Чара пассажирлар белән элемтәдә булу өчен һәм пассажир транспортының эш сыйфатын яхшырту өчен үткәрелә.