19 нчы гыйнварга кадәр “Уңышлы сишәмбе” акциясе кысаларында “Федераль пассажир компаниясе” АҖнең 2017 нче елның 19 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр китүче кайбер поездларының купе вагоннарындагы өске урыннарына махсус бәяләр гамәлдә булачак.
Акциядә эчке юнәлешләрдә хәрәкәт итүче 198 поезд катнаша. Поездларның тулы исемлеген “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирларга”/”Тарифлар һәм акцияләр”/“Уңышлы сишәмбе” бүлекләрендә күрергә мөмкин.
Өске урыннарга ташламалар аскы урын тарифының 40% тәшкил итә. Ташлама сервис хезмәтләре комплексына һәм урын-җир әйберләре өчен түләүгә кагылмый. Урыннар саны чикләнгән.