ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе "РТЮ" ААҖ предприятиеләре арасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. 

Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең тимер юл инфраструктурасын 2016/2017 елларда  кышкы чорда чистарту чараларында 10 берәмлек кардан чистарту машиналары, 8 кар көри торган, 2 струга-кар көрәгеч, 4 тимер юллардагы карны көрәүче машина, фрезер-ротордан электр кар көрәгеч һәм кардан чистартучы үзйөрешле яңа буын поезды җәлеп ителә.

Республика юлларында 409 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 276.

4-5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 113 очрагы, 182 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 893 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән. 


3
февраль, 2017 ел
җомга

3 февральдән алып 3 апрельгә кадәр шәһәр яны поездларына “Пригород” мобиль кушымтасы аша билет алган пассажирларга комиссион җыюга 20 сум түләмичә югары уңайлыклы вагонда бару хокукы бирелә.  

Бүген "Казан" халыкара аэропорты территориясендә "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты тәмамланды.  

Республика юлларында 547 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 396.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 49 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 443 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән. 


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районында 3 февраль көнне 08.00-15.00 сәгатьтә "Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт"-Тынычлык автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда әлеге юлны кисеп чыгучы тимер юлны ремонтлау планлаштырылган. 

Бүген Саескан тавы авылыннан ерак түгел Кама елгасы аша күпер янындагы транспорт развязкасы территориясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International