Кичә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында юллар төзелешендә кулланыла торган материалларга багышланган киңәшмә булып узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ, республиканың юл-төзелеш оешмалары, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, КФУ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында автомобиль юллары төзелешендә серобетон әзерләү технологияләрен куллану һәм машиналар хәрәкәте аз булган юллар төзелешендә җирле инертлы материаллар куллану мәсьәләләре каралды. Серобетон технологиясен куллану бүгенге көндә лаборатория шартларында булдырылды. Аны сәнәгать масштабында куллану өчен тулысынча эшләп бетерү таләп ителә. Әлеге чарада катнашучылар шулай ук автомобиль юллары төзелешендә 400 маркалы җирле вак таш куллану мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.