Агымдагы елның апрель аеннан регионнарда транспорттан файдалану мөмкинлеген арттыру максатында Татарстан Республикасының Саба районы Шәмәрдән станциясендә ерак араларга йөрүче 515/516нчы номерлы Ижевск - Анапа, шулай ук 15/85нче номерлы һәм 16/86нчы номерлы Чиләбе/Нижневартовск - Мәскәү пассажир поездлары тукталыш ясый башлаячак.
Шулай итеп, Ижаудан килүче 515нче номерлы пассажир поезды 2 апрельдән Шәмәрдәндә 23сәг. 21 минутта тукталыш ясаячак. Анападан килүче 516нчы номерлы пассажир поезды Шәмәрдәндә иртәнге 6 сәг.30 минутта тукталыш ясаячак.
1 апрель көнне Чиләбе/Нижневартовсктан кузгалган 15/85нче номерлы пассажир поезды 2 апрель көнне Шәмәрдән станциясендә 19сәг. 55 минутта тукталыш ясаячак. 1 апрель көнне Мәскәүдән кузгалган 16/68нче номерлы пассажир поезды Шәмәрдән станциясендә 2 апрель көнне 7сәг. 04 минутта тукталыш ясаячак.
Билетларны сатып алу, аларның бәясе шулай ук поездларның хәрәкәт итү вакыты турында актуаль мәгълүматны "Россия тимер юллары" ААҖ рәсми сайтында, "Россия тимер юллары. Пассажирларга" мобиль кушымтасында һәм тимер юл билет кассаларында алырга мөмкин.