Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән пассажир йөртүче транспорт оешмаларына финанс ярдәм күрсәтү турында килешүләр төзү эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү сәбәпле чыгымнарны каплау максатыннан Татарстан Республикасы бюджетыннан 2021 елның ноябрь һәм декабрь айларына 85,5 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
Бүгенге көндә Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Баулы, Тәтеш, Чистай, Ютазы, Сарман, Саба, Әгерҗе, Питрәч, Норлат, Лениногорск, Актаныш, Минзәлә, Яшел Үзән, Түбән Кама муниципаль районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре тиешле документларны тапшырды. Үз чиратында, муниципаль берәмлекләр транспорт оешмаларына акчаларны субсидия рәвешендә күчерергә тиеш.
Кама Тамагы, Чирмешән, Алабуга, Менделеевск муниципаль районнарыннан мәгълүмат алынмады. Калган муниципаль районнарда эш дәвам итә. Әйтеп үтик, муниципаль районнар тарафыннан килешү төзү һәм гариза керү белән үк финанс чаралар күчереләчәк.
Әлеге сорау буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән даими эш алып барыла.