ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен йәйләнеп чыгу юлы участогында М-7 «Волга» автоюлын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, проектлаучылар, район башлыклары һәм «Алексеевскдорстрой»тҗитәкчелеге катнашында узды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 һәм М-7 федераль автомобиль юлы һәм «Идел» М-7 федераль автомобиль юлы төзелеше объектлары өстеннән очып узды.

 


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан агымдагы елның 2 июненнән 6372 нче номерлы Борындык – Албаба шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә.

 

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов эш визиты белән Тверь шәһәрендә булды. Ул Тверь өлкәсендә пассажирлар ташу эшчәнлеген оештыру эше белән танышты.

 

2012 елның 25 маеннан 25 июненә кадәр су үткәргеч торбаларны төзекләндерү эшләре бару сәбәпле Кама Аланы - Шереметьевка автомобиль юлында (11+880 чакрым) транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылды.  

 


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Министрлык тарафыннан автомобиль юллары төзелешендә яңа материаллар куллану буенча даими эш алып барыла.

 

Аэрофлот авиакомпаниясе 1 июньнән Казан-Сочи даими рейсларын җибәрә. Көньяк курортына Airbus A320 авиалайнерлары очачак.

 


20
май, 2022 ел
җомга

Җәйге каникуллар башлану уңаеннан Чик буе идарәсе балаларын чит илгә ял итәргә алып барырга планлаштыручы ата-аналарга балигъ булмаган гражданнарның дәүләт чиген узу кагыйдәләре турында искә төшерә.

 


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм милли проекты кысаларында Идел буе районының Салмачи торак массивында 5,55 чакрым озынлыктагы Үзәк (Центральная) урамын ремонтлау буенча юл эшләре башланды. Хәзерге вакытта 8200 кв.м мәйданлы таушалган асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләре төгәлләнде, 3100 кв.м мәйданлы асфальт-бетон өслекне тигезләү катламы ясалды, 600 п. м. юл кырыендагы борт ташлары куелды һәм 560 кв.м мәйданлы тротуарда асфальт-бетон өслеге ремонтланды.

 

Акбаш - Алнаш участогында пассажирлар уңайлыгы өчен Татарстан Республикасында сигез тимер юл тукталышына яңа атамалар бирелде. Элег тукталыш атамасы километрның озынлыгын күрсәкткән цифрлардан гына  торса, хәзер исә тукталыш пунктларына якында урнашкан торак пунктлары атамалары бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International