Борындык-Албаба шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан агымдагы елның 2 июненнән 6372 нче номерлы Борындык – Албаба шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә.

Борындык станциясеннән поезд 7.15 сәг. (17 минутка иртәрәк), Боерганнан 7.30 – 7.31, Буадан 7.45 – 8.00 сәг. кузгалачак. Алга таба поезд гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Албаба станциясенә 10.04 сәг килеп җитәчәк.

Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли), яисә https://sodruzhestvoppk.ru сайтында алырга мөмкин, шулай "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International