Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 һәм М-7 федераль автомобиль юлы һәм «Идел» М-7 федераль автомобиль юлы төзелеше объектлары өстеннән очып узды.
Рөстәм Миңнеханов караган беренче автоюл участогы М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы участогы булды.
Лаеш районы Хәерби авылы янында М-12 объектларын төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, тулаем алганда, мөһим инфраструктура объектын төзү график буенча бара, эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Эшләрнең барышы турында «Россия автомобиль юллары» («Автодор») дәүләт компаниясе идарәсе вәкиле Марс Газизуллин сөйләде.
Шулай итеп, М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы төзелешенең сигезенче этабы озынлыгы 663 километрдан алып 729 километрга кадәр 71 километр тәшкил итә. Төзелеш хакы 168 млрд. 258 млн. сум.
Төзелеш башланганнан бирле 40 млрд. 276 млн. сумлык эш башкарылган. Объектта 41 ясалма корылма төзү планлаштырылган, шуларның 24ендә эшләр башкарыла, шул исәптән, 3362 метр озынлыктагы Идел елгасы аша уникаль күпер дә. Бүгенге көндә 4 752, 29 тонна металл конструкциясе эшләнгән.
Шулай ук объектта автомобиль юлының җир өслегендә 22 суүткәргеч торбалар төзү каралган. Шуларның 9ы тулы күләмдә тәмамланган.
Булачак трасса астында тимер-бетон тоннельләр (терлекләр күчеше өчен һ.б.) төзелгән.
М-12не гамәлгә ашыру барышында 712 берәмлек техника һәм 1948 хезмәткәр, шулай ук 33 флот берәмлеге җәлеп ителгән.
Төрле участокларда юл төзү өчен 1,08 млн. кубометр үсемлек катламы алынган, 13,4 млн. кубометр грунт эшкәртелнгән. 2,25 млн. кубометр җир катламы өемнәре ясалган. 11 мең кв. м күләмендә асфальт-бетоннан нигезенең өске катламы җәелгән. 88 коммуникация күчерелгән һәм 40 км вакытлы юл төзелгән.
Киңәшмә барышында агымдагы эшчәнлек мәсьәләләре, автомобиль юлын төзү өлешендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узучы «Идел» М-7 автомобиль юлы төзелеше участогын да караячак.