Бүген Теләче урта мәктәбендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы урынбасары Тимур Никонов ясалма интеллект үсешенә багышланган “Саннар дәресе” үткәрде.
Беренче рейс 1 нче майга планлаштырылган.
Май бәйрәмнәрендә пассажирларның саны күп булу сәбәпле Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар билгеләнә.
2022 елның 15 апреленнән 26 апреленә кадәр Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә төзекләндерелгән юлларны комиссия тикшерде. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2018 елдан 2021 елга кадәр әлеге юлларда төзелеш-монтаж эшләре башкарылды.
Бүген Казанга үзенчәлекле Белоруссия элементларыннан торган рәсемнәр, танк профильле һәм койрыгына Belavia бренды чәчәге төшерелгән борт килеп төште.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекне иң яхшы оештыруга багышланган ел саен үткәрелә торган смотр-конкурска йомгак ясалды.
2022 елның 28 апреленнән «Казан - Байлар Сабасы» төбәкара автобус маршруты торгызыла. Автобуслар көн саен Аграрная урамында урнашкан "Көнчыгыш" автовокзалыннан китәчәк. Казан шәһәреннән Байлар Сабасы бистәсенә 13:00 һәм 18:00 сәгатьтә, ә Байлар Сабасыннан башкалага 05:30, 14:30, 19:30 сәгатьтә кузгала. Юл арасы 93 чакрым, автобус 1 сәг. 30 мин бара. Автобуска билет бәясе - 250 сум.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районындагы «М-7 «Идел» - Сәкинәс» -Омар автомобиль юлын проектлау, реконструкцияләү һәм карап тоту эшләрен башкару буенча дәүләт контракты төзелде.
2022елның 4 маеннан 30 августына кадәр Татарстанның Азнакай муниципаль районында вакытлыча Азнакай - Югары Стәрле - Күк Тәкә автомобиль юлында (км 17+400 - км 24+318) транспорт хәрәкәте ябыла.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль транспортында йөк ташучы Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды.