15 июньнән сигез шәһәрара поездының йөрү тәртибе үзгәрә

2022 елның 10 июне, җомга

15 июньнән 26 августка кадәр Арча - Корса арасында техник эшләр бару сәбәпле түбәндәге шәһәрара поездларның йөрү тәртибе үзгәрәчәк:

6401 номерлы Шәмәрдән - Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 4.18 сәгатьтәкитеп Казан станциясенә 6.44 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6405 номерлы Арча-Казан поезды Арча станциясеннән 6.25 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 8.12 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6407 номерлы Арча - Казан поезды Арча станциясеннән 11.26 сәгатьтә кузгалып Казан станциясенә 13.09 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420 номерлы Казан - Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 6.46 сәгатьтә китәчәк, Нократ Аланына 9.50 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6421 номерлы Сосновка - Казан поезды Сосновка станциясеннән 3.39 сәг китеп, Казан станциясенә 7.17 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6422 номерлы Казан - Сосновка поезды Казаннан 7.39 сәг. кузгалып, Сосновка станциясенә 11.11 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6423 номерлы Кизнәр - Казан поезды Кизнер станциясеннән 6.41 сәгатьтә китәчәк һәм Казан станциясенә 9.59 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6923 номерлы Кизнәр - Казан поезды Кизнәр станциясеннән 9.27 сәгатьтә кузгалып, Казан станциясенә 11.51 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Түбәндәге шәһәрара поездлар вакытлыча расписаниедән чыгарыла:

- 14 июньнән 25 августка кадәр 6410 номерлы Казан - Арча поезды;

- 15 июньнән 26 августка кадәр 6403 номерлы Арча - Казан һәм 6402 номерлы Казан - Бөреле поезды.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша һәм "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International