2022 елда бакча ширкәтләренә барган 14 юл норматив халәткә китереләчәк

2022 елның 10 июне, җомга

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын норматив хәлгә китерү өчен ел саен 300 млн сум күләмендә финанс чаралар бүлеп бирелә.

2022 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеп биргән акчалар исәбенә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең 8 муниципаль районында һәм шәһәрендә урнашкан 22 коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте юлларын тоташтыру өчен 16,4 чакрым озынлыктагы бакчачылык җәмгыятьләренә 14 керү юлын ремонтлау буенча юл эшләре кертелгән.

Әйтик, Югары Ослан районында 2022 елга программа буенча 2021 елда башланган «Хыял» һәм «Якорь» коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте юлларын норматив хәлгә китерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Югары Ослан районының башка коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте юлларын тәртипкә китерү 2023 елдан планга кертеләчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча ТР Лаеш муниципаль районы башкарма комитетыннан кегән гариза буенча юлларны норматив хәлгә китерүдә быелгы план нигезендә «Агрохимик», «Проран» ПКБО, «Фотон» ПКБО, «ГранТ+» ПДК, «Хитон» НТ, «КГУ1» НТ, «Дубрава» НТ, «КГУ2» НТ бакчачылык ширкәтләренә илтүче юллар кертелгән. «Аэропорт» бакчачылык ширкәтенә илтүче юлны 2023 ел планына кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International