Милли проект буенча Апас районында «Казан-Ульяновск» юлының Иске Бораш-Кама Тамагы юл өлешен ремонтлыйлар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында “Казан-Ульяновск” төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының Иске Барыш - Кама Тамагы (км 0+650 - км 1+870) юлы ремонталана, гомуми озынлыгы 1,220 чакрым.

 Әлеге юл эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча ремонт программасына кертелгән. Финанслау суммасы региональ бюджеттан 25 млн сумнан артык тәшкил итә.

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 2022 елда гомуми озынлыгы 77 чакрымнан артык булган 28 төбәк әһәмиятендәге юл участогына ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International