Бүген транспорт министрлыгында техник совет утырышы узды. Утырыш министр урынбасары Артем Чукин рәислегендә барды, анда Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты, Казан Идел буе федераль университеты, юл эшчәнлеге буенча дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, подрядчы оешмалар, шулай ук юл тармагы өчен нефть химиясе продукциясен җитештерүче предприятие вәкилләре катнашты.
Чарада юл-төзелеш тармагы өчен нефть химиясе продукциясен җитештерү буенча проектлар һәм карарлар каралды.
Утырышта К(П)ФУ нефть, газ һәм углерод материаллары технологияләре кафедрасы мөдире Алим Кемалов чыгыш ясады.
Ул асфальтобетон өчен катнашма җитештергәндә нефть коксын куллану мөмкинлекләрен өйрәнү буенча башкарылган эш турында сөйләде. Катнашма эксплуатация үзлекләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук юл төзелеше өчен нефть химиясе продукциясенең үзенчәлекләрен өйрәнү тәҗрибәсе турында Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетының фәнни эш буенча проректоры Евгений Вдовин һәм Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетының транспорт корылмалары институты директоры Алексей Фомин сөйләде.
Юл төзелеше объектларында яңа һәм иң яхшы технологияләрне куллану «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты максатларының берсе булып тора.