«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Восход урамында төзекләндерү эшләре бара. Юлның озынлыгы 1,6 чакрым, финанслау суммасы төбәк бюджетыннан 195 млн сумнан артык тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда милли проект кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияткә ия булган 91,3 чакрым озынлыкта автомобиль юлларында төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла.