Бүген А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында "ProSkills белән ачык ишекләр көне" проекты кысаларында очрашу булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, транспорт тармагы компанияләре вәкилләре, мәгариф учреждениесе педагоглары катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасында WorldSkills хәрәкәтен үстерү, шулай ук тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.