Милли юл проекты кысаларында Казанның Николай Ершов урамында ремонт эшләре бара

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта башкарылган эшнең күләме 47% тәшкил итә. Май башында Казанда "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты буенча Николай Ершов урамында ремонт эшләре башланды. Ремонт ясалачак участокның озынлыгы 1,5 чакрымнан артык. Объектның бәясе - 249 млн сум.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эш башкарылачак. Аерым алганда, 62 юл билгесе куелачак, юлга билгеләр төшереләчәк, 282 п.м җәяүлеләр өчен коймалар һәм ике тукталыш павильоны урнаштырылачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2024 ел ахырына норматив таләпләргә туры килә торган региональ юллар өлешен арттыру һәм тиешле нормативларга туры килә торган шәһәр агломерацияләренең юл челтәрен арттыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International