Авырлык параметрларын үтәү юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеген сакклауның төп мәсьәләсе булып тора. Норматив булмаган йөкләнешләр юлларның хезмәт итү вакытын кыскарта, чокырлар, ярыклар, тигезсезлекләрнең тизрәк барлыкка килүенә ярдәм итә.
2025 елның навигация сезоны ахырына якынлаша. Төрле маршрутлар октябрь-ноябрьдә этаплап ябылачак.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Арча — Марий Эл Республикасы чиге автомобиль юлының 11,3 - 14,9 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 3,6 км тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында республикада электрон ташу документларының дәүләт мәгълүмат системасын (ЭПД ГИС) гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды. Анда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында республика муниципаль берәмлекләре, юл-транспорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районында Курашов урамына (Айвазовский урамыннан Волков урамына кадәр) капиталь ремонт ясалган. Ремонт 0,3 км озынлыкт һәм ике полосалы участокта башкарылган.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Арбор - Шишинер автомобиль юлының км 15,0 - км 21,1 участогына капиталь ремонт ясалган. Ремонтланган участокның озынлыгы 4,4 км тәшкил итә.
"Поездларга юл бир!" профилактик балалар айлыгы 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Горький магистрале чикләрендә узды.
4, 5 һәм 11 октябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә концертлар уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә.
1 октябрьдән «Восточный» автовокзалыннан Казан – Ташкент маршруты буенча автобус рейсы ачылды. Автобус автостанциядән чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 9:30 да китә. Юл вакыты 1 көн 20 сәгать тәшкил итә. Ташкентта «Сабир Рәхимов» автовокзалына 7:30 да килә.
Мәскәүдә «Цифрлы транспорт-2025» Халыкара форумы кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Цифрлы транспорт һәм логистика» транспорт һәм логистика өлкәсе базарында катнашучылар Ассоциациясе арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков һәм «Цифрлы транспорт һәм логистика» Ассоциациясе директоры Полина Давыдова имза салды.