Татарстанда Арча-Марий Эл Республикасы чиге автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Арча — Марий Эл Республикасы чиге автомобиль юлының 11,3 - 14,9 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 3,6 км тәшкил итә.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау, төп юлга 25 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген салу һәм төп юлда 340 кв. м мәйданда А16Вл асфальт-бетон катнашмасыннан катлам салу эшләре башкарылган. 

Шулай ук юл кырыйлары 7400 кв.м. мәйданда М-800 вак таш-ком катнашмасы һәм 3300 кв. м. мәйданда асфальт гранулятор белән ныгытылган. Моннан тыш, яңа автопавильон урнаштырылган һәм юл тамгалары ясалган.

Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International