Авырлык параметрларын үтәү юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеген сакклауның төп мәсьәләсе булып тора. Норматив булмаган йөкләнешләр юлларның хезмәт итү вакытын кыскарта, чокырлар, ярыклар, тигезсезлекләрнең тизрәк барлыкка килүенә ярдәм итә.
Авырлыкны һәм габаритларны контрольдә тоту - ул формальлек кенә түгел, ә юл хәрәкәте иминлеген һәм автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле чара.
Нормативны сакламаган автомобильләр хәрәкәтенә таләпләр түбәндәге карарлар белән билгеләнде:
- 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль закон белән (29 һәм 31 статьялар);
- РФ Хөкүмәтенең 01.12.2023 № 2060 карары белән;
- РФ Хөкүмәтенең 04.05.2021 № 710 карары белән;
- Россия транспорт Министрлыгының 31.10.2023 № 361 боерыгы белән.
Авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен бозу РФ КоАПның 12.21.1 маддәсе буенча штраф салуга китерә. Статья нигезендә, административ җаваплылыкка махсус рөхсәт булмаганда ТЧ милекчеләре (хуҗалары) җәлеп ителә.
Штрафлар турындагы тулырак мәгълүмат белән Ространснадзор сайтында танышырга мөмкин.