Татарстан Хөкүмәте һәм «Цифрлы транспорт һәм логистика» Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә «Цифрлы транспорт-2025» Халыкара форумы кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Цифрлы транспорт һәм логистика» транспорт һәм логистика өлкәсе базарында катнашучылар Ассоциациясе арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков һәм «Цифрлы транспорт һәм логистика» Ассоциациясе директоры Полина Давыдова имза салды.

Килешү Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы транспортны, шул исәптән шәһәр җир өсте һәм урамнан тыш электр транспортын үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота.

Документ шулай ук пассажирлар йөртүне цифрлаштыру өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруны, транспорт инфраструктурасын үстерүне, хәрәкәт итүче состав паркын яңартуны, нәтиҗәле шартлар һәм механизмнар эшләүне, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын һәм башка юнәлешләрне күздә тота. Килешү 5 елга төзелгән һәм аңа кул куелган көннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International