Татарстанның Балтач районында автомобиль юлын капиталь ремонтлау төгәлләнде

2025 елның 3 октябре, җомга

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Арбор - Шишинер автомобиль юлының км 15,0 - км 21,1 участогына капиталь ремонт ясалган. Ремонтланган участокның озынлыгы 4,4 км тәшкил итә.

Объектта югары вольтлы электрүткәргеч линияләрен үзгәртеп кору, кюветларны М-800 вак таш белән һәм 1300 кв. м мәйданда монолит бетон белән ныгыту эшләре башкарылган. Шулай ук 33 мең кв. м артык мәйданда А32нн асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катлам җәю, өске катламга вак таш җәю, мәйданы 31 мең кв. метрдан артык булган ЩМА-11 мастикалы асфальт-бетон катнашмасыннан һәм мәйданы 1800 кв. метрдан артык булган А16вл асфальт-бетон катнашмасыннан өске катламны җәю эшләре оештырылган.

Моннан тыш, юл кырыйларын 12 мең кв. метрдан артык мәйданда М-400 вак ташы белән ныгыту, барьер киртәләр урнаштыру, сөзәклекләрне ныгытып, диаметры 1,5 м булган яңа түгәрәк тимер-бетон торбалар төзү буенча чаралар гамәлгә ашырылды. Ремонтланган участокның буеннан буена юл билгеләре ясалган.

Эшләрне «МДСУ-1» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International