«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районында Курашов урамына (Айвазовский урамыннан Волков урамына кадәр) капиталь ремонт ясалган. Ремонт 0,3 км озынлыкт һәм ике полосалы участокта башкарылган.
Объектта 4 150 кв.м мәйданда ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелгән. Гомуми мәйданы 610 кв. м булган тротуарлар ремонтланган. 707 погон метр юл ян ташы һәм 305 погон метр тротуар ян ташы алыштырылган. Моннан тыш, сигез яктырту терәге куелган.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда илкүләм проект буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.
Эшләрне «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.