1 октябрьдән «Восточный» автовокзалыннан Казан – Ташкент маршруты буенча автобус рейсы ачылды. Автобус автостанциядән чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 9:30 да китә. Юл вакыты 1 көн 20 сәгать тәшкил итә. Ташкентта «Сабир Рәхимов» автовокзалына 7:30 да килә.
Ташкенттан кайту рейсы шулай ук «Сабир Рәхимов» автовокзалыннан сишәмбе һәм җомга көннәрендә җирле вакыт белән 17:30 сәгатьтә башкарыла. Исегезгә төшерәбез, Ташкентта вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә «алда бара».
Билгеләп үтик, рейс халыкара санала. Үзең белән РФ резиденты булмаганнар өчен чит ил гражданины паспорты һәм РФ гражданнары өчен чит ил паспорты булырга тиеш.
Төбәкара автобуска билетларны кассаларда, автостанция сайтында яки «Восточный "автовокзалы" ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны вокзалның белешмә бүлмәсендә (843) 233-41-17 телефоны буенча белергә була.