ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлының 873 км участогында Ык елгасы аша күпер ремонтлана.


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремле янында БРИКС автойөреше бизнес-трегын башлап җибәрү тантанасы булды. Чарада «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, инфраструктура компанияләренең Милли ассоциациясе (НАИК) генераль директоры Мария Ярмальчук, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, видеоконференцэлемтә буенча Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына багышланган брифинг узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда Балалар тимер юлы 2025 елның июнь-июлендә 24,6 мең пассажир ташыган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка күбрәк. Шуларның 12,6 меңнән артыгы - өлкәннәр һәм 12 меңнән артыгы - балалар.

Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Казан - Ульяновск» - Кама Тамагы автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнгән.


8
август, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Содружество» АҖ генераль директоры Азат Илгиз улы Әхмәтшинга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында 12,1 - 14,7 км участогында озынлыгы 2,5 км һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 6 м булган Алабуга – Лекарево - Зур Армалы автомобиль юлы ремонтланды.


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Сорау арту чорына 2025 елның сентябренең аерым даталарында «Россия тимер юллары» ААҖдә ерак араларга йөрүче 273/274 һәм 205/206 номерлы Казан – Мәскәү поездларының өстәмә рейслары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча озынлыгы 1,4 км һәм киңлеге 2 полоса булган 72,5 - 73,9 км участогында Яр Чаллы – Зәй - Әлмәт автомобиль юлы ремонтланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International