Горький тимер юлы буенча Түбән Новгород һәм Казан арасында йөрүче төбәкара электропоездлардан 2025 елның гыйнвар-сентябрь айларында 335 мең кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка күбрәк.
Электричка көн саен йөри, юл вакыты 5 сәгать 55 минут тәшкил итә. Идел буе башкаласыннан ул 05:10 һәм 16:08 сәгатьтә китә, Казанга 11:05 һәм 22:03 тә килә. Татарстан башкаласыннан поезд 05:25 һәм 15:54 сәгатьтә китә, Түбән Новгородка 11:20 һәм 21:49 сәгатьтә килә.
Юлда Арзамас-2, Перевозская, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерля, Вурнара, Канаш, Зөя һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар каралган.