2025 елның 22 октябрендә «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе «Сәламәтлек электричкасы» тематик акциясен оештыра. 6404 нче Казан-Арча поезды юлында һәр пассажир бушлай медицина белгече консультациясен ала һәм организмының торышын тикшерә ала.
Поезд Казан станциясеннән 08:20 сәгатьтә китә. Арчадан кайту юлы 10:59.
Юлда республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре пассажирлар белән бушлай индивидуаль консультацияләр үткәрәчәк, аларның кан басымын үлчәячәк һәм тән массасы индексын билгеләячәк. Шулай ук профессиональ инструктор скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләячәк һәм барлык теләүчеләр өчен мастер-класс уздырачак.
Татарстан Республикасы волонтер-медиклары төрле авыруларны кисәтү һәм профилактикалау буенча белешмәләр таратачак. Шәһәр яны поезды пассажирлары акциядә алдан язылмыйча гына катнаша ала.