«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Мөслим - Татар Шуганы автомобиль юлының 0,0 – 1,2 км участогын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,286 км тәшкил иткән.
Объектта нигезне салкын регенерация ысулы белән М-800 вак ташы һәм цемент өстәп салу, А32нн асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катлам салу, 9 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-8 өслегенең өске катламын салу һәм 3600 кв. м мәйданда юл кырыйларын М-400 вак ташы белән ныгыту эшләре башкарылды.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылды. Аерым алганда, 13 данә юл билгеләре, металл барьер койма (158 метр), җәяүлеләр коймасы (98 метр), автобус тукталышы һәм тротуар (94 метр) урнаштырылган. Участокның бөтен буена юл тамгалары сызылды.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.