Татарстанда гыйнвар-сентябрь айларында шәһәр яны поездлары белән 5 миллионга якын пассажир ташылган

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнвар-сентябрь айларында 5 миллионга якын кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чорына туры килә.

9 ай эчендә пассажирлар ешрак түбәндәге станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 869,3 мең кеше (2024 елга карата+1,3%);
- Компрессор - 285,1 мең кеше (+3%);
- Әмәт-2 – 275,3 мең кеше (+2,7%);
- Арча – 212,8 мең кеше (+5,3%);
- Шәмәрдән – 102,3 мең кеше (+6,7);
- Вахитово – 126,9 мең кеше (+6,6%).

Шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны пассажирлар клиентларга ярдәм үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International