Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында ихтыяҗ белән бәйле рәвештә 2025 елның 10 ноябренә кадәр М-7 «Идел»-Котлы Бөкәш – Балык Бистәсе автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәтен ябу озайтыла. Исегезгә төшерәбез, чикләү автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Урап узу өчен Котлы Бөкәш торак пунктының Ленин һәм Ворошилов урамнары буенча юл-урам челтәре участокларынан йөрү тәкъдим ителә.
Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.