Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Минераль Суларда уза торган «Юл-2025» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша.
Күргәзмәдә 120дән артык тармак оешмасы катнаша, алар арасында — эре юл-төзелеш компанияләре һәм илебезнең махсус техника җитештерүчеләре. Масштаблы чара РФ транспорт Министрлыгы һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) ярдәмендә уздырыла.
Фәрит Хәнифов видеоэлемтә аша Башкортостан Республикасында Октябрьский – Урыссу автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күпер кичүен ачуда катнашачак.
Шулай ук министр «Автоматлаштырылган юл-төзелеш техникасы һәм ясалма интеллект — мөмкинлекләрнең яңа офыклары» пленар утырышында катнашачак.