«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумында катнашучы кунакларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды.
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда “Милли проектлар: Татарстан 2022” республика фотоконкурсына һәм “Кайгыртырга вәгъдә итәм!” проектына йомгак ясалды. Анда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, Дәүләт Советы Аппараты ярдәмчеләре өчен «Татарстан Республикасында юллар төзү һәм ремонтлау: өстенлекле проектлар» темасына семинар узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин да катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында км 6,7 - км 10,0 юл аралыгында М7 «Идел» -Баландыш автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Юл IV техник категориягә туры килә, ремонт ясала торган участокның озынлыгы 3,277 км тәшкил итәчәк. Әлеге чаралар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 140 млн сум акча бүленгән.
"Восточная" автовокзалыннан Йошкар-Олага рейслар көн саен сзг.08:00 һәм 16:00 сәг. булачак. Шулай ук, 5 майдан өстәмә рейслар ачылды.
15 майдан пассажирларга уңайлы булсын өчен Казан - Түбән Новгород - Казан шәһәрара поездларының юлда хәрәкәт итү вакыты кыскартыла. Әлеге юнәлештә йөрүче барлык поездлар соңгы станциягә 8 - 10 минутка иртәрәк киләчәк.
Бүген Теләче районында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын һәм район халкын бәйрәм белән котладылар. Фәрит Хәнифов ТР Рәисе исеменнән тәбрикләү сүзләрен укыды.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллыны читләтеп үткән М-7 трассасы төзелеше кысаларындагы төбәк юлларны карады. Министр белән «Главтатдортранс» эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры урынбасары Андрей Зинкин, Тукай, Актаныш, Минзәлә муниципаль районнары башлыклары һәм подрядчы оешма вәкилләре дә юлларны карады.
Яр Чаллы - Круглое Поле - Зәй - Әлмәт - Урыссу аралыгында тимер юлчылар экологик рейд уздырдылар. Чарада Куйбышев тимер юлы, региональ Росприроднадзор, җирле администрацияһәм профильле ведомство вәкилләре катнашты.
5 майдан Тукай исемендәге Халыкара «Казан» аэропортында «1945 елның 9 маенда Казанда» музей күргәзмәсе эшли. Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан әзерләнгән уникаль ретро-фотосурәтләр Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң беренче тыныч көн вакыйгаларын чагылдыра.