Татарстанда милли юл проекты буенча М7 «Волга» - Баландыш юл аралыгында капиталь ремонт башланды

2023 елның 12 мае, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында км 6,7 - км 10,0 юл аралыгында М7 «Идел» -Баландыш автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Юл IV техник категориягә туры килә, ремонт ясала торган участокның озынлыгы 3,277 км тәшкил итәчәк. Әлеге чаралар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 140 млн сум акча бүленгән.

Объектта юл конструкцияләрен алыштыру, тимер-бетон һәм металл гофринлы торбалар салу эшләре каралган. Шулай ук юлчылар тарафыннан 23 мең кв. метрдан артык мәйданда А32Нт һәм ЩМА-8 асфальт-бетон катнашмасыннан аскы һәм югары катлам өслеген ясау һәм М-400 вак таш түшәмәсен ныгыту буенча чаралар башкарылачак.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да чаралар каралган. Аерым алганда, 31 юл билгесе, 108 сигнал баганасы, 352 метр металл киртә коймасы урнаштыру.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында региональ әһәмияттәге 221,8 км юл, Казан агломерациясенең 37,1 км, Чаллы агломерациясенең 22,8 км һәм Түбән Кама агломерациясенең 2,2 км юл ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International