Татарстан Республикасында тимер юлчылар Тихоново - Урыссу маршруты буенча экология рейды уздырды

2023 елның 6 мае, шимбә

Яр Чаллы - Круглое Поле - Зәй - Әлмәт - Урыссу аралыгында тимер юлчылар экологик рейд уздырдылар. Чарада Куйбышев тимер юлы, региональ Росприроднадзор, җирле администрацияһәм профильле ведомство вәкилләре катнашты.

Экология рейды Татарстан Республикасының 9 муниципаль районындагы 24 торак пункт буенча узды. Рейдның максаты - санкциясез чүп урыннарын ачыклау гына түгел, ә калдыкларны җыю проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, чөнки бу әйләнә-тирә мохиткә һәм поездларның имин хәрәкәтенә куркыныч тудыра.

Экозрейд барышында катнашучылар чүп-чарның күп өлеше шәхси секторга, гараж кооперативларына һәм бакча ширкәтләренә якын территорияләрдә барлыкка килүен ачыкладылар. Нәтиҗәләр буенча, өч атна дәвамында шәһәр территориясен тиешле санитар-эстетик халәткә китерү турында карар кабул ителде.

Мондый чаралар Куйбышев тимер юлында ел саен уздырыла. Тулаем алганда, тимер юлчыларның һәм экология торышы өчен җаваплы ведомстволарның бердәм рейдыннан уңай нәтиҗә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International