Бүген Теләче районында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын һәм район халкын бәйрәм белән котладылар. Фәрит Хәнифов ТР Рәисе исеменнән тәбрикләү сүзләрен укыды.
Ватан азатлыгы өчен һәлак булган якташларын искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары сугыш чоры җырлары һәм лирикасы белән тулы концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Фотогорафияләр "Теләче-Информ" тарафыннан бирелде.