“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда “Милли проектлар: Татарстан 2022” республика фотоконкурсына һәм “Кайгыртырга вәгъдә итәм!” проектына йомгак ясалды. Анда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов катнашты.
Узган ел республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга 43,7 млрд. сум акча бүлеп бирелгән (шуның 4,9 млрд. сумы - республика бюджетыннан). Татарстан 13 илкүләм проектта катнашты. Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 2022 елда 228 социаль объект төзелгән һәм ремонтланган (юллар, парклар һәм скверлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, спорт объектлары, мәдәният йортлары, театрлар, сәнгать мәктәпләре, музейлар).
Милли проектларны гамәлгә ашыру татарстанлыларның гамәлгә ашырылучы проектларга нинди бәя бирүләрен, нинди проблемалар барлыгын һәм беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлау мөһим иде. Ел саен үткәрелә торган “Милли проектлар: Татарстан” фотоконкурсы, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең уңышлы формаларының берсе булды. "Һичшиксез, без бу эшне дәвам итәчәкбез, хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләячәкбез", - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
2022 елда фотоконкурс инде дүртенче тапкыр үткәрелде, барлыгы муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан түбәндәге номинацияләр буенча 2 мең эш кабул ителде. Гран-при республиканың Аксубай, Әлмәт, Буа, Норлат районнары җитәкчеләренә тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешендә түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: «Демография», «Сәламәтлекне саклау», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Мәгариф», «Экология», «Фән һәм университетлар», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Кече һәм урта эшкуарлык», «Имин сыйфатлы юллар», «Цифрлы икътисад», «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү», «Халыкара кооперация һәм экспорт».