Казан – Түбән Новгород һәм Йошкар-Ола-Казан шәһәрара поездларының хәрәкәт итү вакыты кыскартылды

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

15 майдан пассажирларга уңайлы булсын өчен Казан - Түбән Новгород - Казан шәһәрара поездларының юлда хәрәкәт итү вакыты кыскартыла. Әлеге юнәлештә йөрүче барлык поездлар соңгы станциягә 8 - 10 минутка иртәрәк киләчәк. 

Шулай ук, 15 майдан 6382 номерлы Йошкар-Ола – Казан шәһәрара поездының  юлдагы вакыты 19 минутка кыскартыла. Шул сәбәпле Шумерля - Канаш - Шумерля, Казан - Свияжск һәм Канаш - Казан - Канаш маршрутларында шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрәчәк. Үзгәрешләр ике минуттан унбер минутка кадәр тәшкил итәчәк.

/Шәһәара поездларның хәрәкәт итүендә барлык үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша, "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында яки "Содружество" ППК компаниясе сайтында табырга мөмкин: https://sodruzhestvoppk.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International